Ветераннарның Казан шәһәренә сәфәрләре

2021 елның 7 мае, җомга

Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Балтач муниципаль районы делегациясе Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узучы тантаналы чарада булды. Делегация тыл хезмәтчәннәреннән һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торды. Әлеге чара Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узды һәм «Корстон» КСККда бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International