Балтач районы башлыгының Җиңү көне белән котлавы

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Кадерле сугыш ветераннары, мөхтәрәм тыл хезмәтчәннәре, хөрмәтле райондашлар!

Бу көннәрдә илебез жәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Жиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. Бу Жиңү зур корбаннар аша килде һәм менә 76 ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши.
Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне жәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Жиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә!

1941 елның 22 июнь иртәсе халкыбыз хәтерендә мәңге уелып калыр. 1418 көнгә сузылган бу каһәрле сугыш күпме баланы әти-әнисез, күпме ата-ананы баласыз, күпме хатыннарны һәм ирләрне тол калдырды. Шуңа да сугышта һәлак булганнарның исемнәрен мәңгеләштерү, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә кайгыртучанлык күрсәтү - җәмгыятьнең төп максаты.

Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары! Сезне ихлас күңелдән Бөек Жиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәбез! Сезгә исәнлек-саулык, иминлек, бәхетле киләчәк телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның, якыннарыгызның кадер-хөрмәтен күреп, кайгыртуларын тоеп яшәгез! Җиребездә беркайчан да сугыш утлары кабынмасын, туплар тавышы яңгырамасын!

Хөрмәт белән, Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International