Җиңүнең 76 еллыгы алдыннан Балтач социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Рифат Абдуллин белән берлектә өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән социаль хезмәтләр алучыларга мәңгелек ут янына алып баруны оештырдылар. Социаль хезмәтләр алучылар «Батырлар аллеясы»ндагы һәйкәлләрне карадылар, анда катнашучыларга георгий тасмалары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук георгий тасмаларын «Наз» үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлегеннән социаль хезмәтләр алучыларга йортларында тапшырдылар.