Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Зур Лызи 1 өлеш авылында тәрбиягә алынган гаиләдә яшәүче Идея Жилинаның яшәү шартларын тикшерде һәм 9 май бәйрәме белән котлады.
Идея Николаевна Жилина әлеге гаиләнең яшәү шартларыннан һәм аңа карашыннан тулысынча канәгать булуын белдерде. Ул сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклашты, сугыш еллары җырларын җырлады.