24 ноябрь көнне "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре яшьләр өчен "Без - патриотлар" дип исемләнгән өстәл теннисы буенча турнир уздырды.
24 ноябрь көнне Балтач гимназиясенең 8 А сыйныфы укучылары өчен сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Слов золотые россыпи» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде.
Архивтан хәбәрләр
21-23 ноябрь көннәрендә Казан шәһәре "Ак Барс" көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Бөтендөнья балалар көне һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Хокуклар турында - уен аша» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды.
23 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге яшүсмерләр өчен «Юл патруле» дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның 18.09.2021 ел, №55023-АП күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасында булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә, торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында хәбәр итүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатында, Министрлык тарафыннан 2021 елның 30 ноябрендә #ТРЯшьләренәТорак туры эфир үткәрелә.
«Инде» Интернет-журналы 2021 ел нәтиҗәләре буенча премиягә берьюлы берничә проектны номинацияләде. «Елның яңа иҗтимагый киңлеге» номинациясендә быел җәй ачылган 6 парк һәм яр буйлары тәкъдим ителгән. Шул исәптән районыбызның «Салкын чишмә» эко-паркы да бар.
Үз тавышыңны тәүлегенә бер тапкыр 8 декабрь 23:59 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин, ә инде 16 декабрьдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
2021-нче елның 3 декабрендә сәг. 13.00дә Балтач муниципаль районының 2022-нче елга, 2023-2024-нче елларның планлы чорына бюджет проекты буенча гәвами тыңлаулар түбәндәге адрес буенча үткәрелә: ш.т.б.Балтач, Ленин урамы, 42-нче йорт, 3-нче этаж.