«Инде» Интернет-журналы 2021 ел нәтиҗәләре буенча премиягә берьюлы берничә проектны номинацияләде. «Елның яңа иҗтимагый киңлеге» номинациясендә быел җәй ачылган 6 парк һәм яр буйлары тәкъдим ителгән. Шул исәптән районыбызның «Салкын чишмә» эко-паркы да бар.
Үз тавышыңны тәүлегенә бер тапкыр 8 декабрь 23:59 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин, ә инде 16 декабрьдә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
Заманча төзекләндерелгән «Салкын чишмә» эко-паркы райондашларыбыз күңелендә зур мәхәббәт уятты. Эссе челләләрдә челтерәп аккан салкын суын эчеп сусауларын басканнар чишмә янына кат-кат килде. Өлкәннәребез җәйге кичләрдә биредә җыр-моң сузса, кечкенә дусларыбыз, балалар өчен ял итү мәйданчыклары эшләде. Төзүчеләребез хезмәте белән сихри гүзәллек почмагына әйләнгән «Салкын чишмә»безне бергәләп танытыйк, бергәләп тавыш бирик, хөрмәтле райондашлар!