21-23 ноябрь көннәрендә Казан шәһәре "Ак Барс" көрәш сараенда татарча көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
Чемпионат Россия беренчелегенә сайлап алу турлары булып тора. Дүрт йөзгә якын көрәшче арасында Балтач районы җыелма командасы да чыгыш ясап, команда беренчелегендә 4 урын алды.
Шәхси беренчелеккә килгәндә, 65 кг үлчәү авырлыгында Илназ Миңмуллин, 100 кг үлчәү авырлыгында Руслан Рәфыйков чемпион калдылар! Призерлар арасында 100 кг үлчәү авырлыгында Рәдис Сәмигуллин 2 урынга, Балтачның икенче командасы өчен чыгыш ясаган Фирдүс Галимуллин 3 урынга лаек булдылар.
.jpg)
Мәртәбәле ярышта лаеклы җиңү яулаган, оста көрәш алымнары күрсәткән батыр егетләребезне ихлас күңелдән котлыйбыз!