Бөтендөнья балалар көне һәм Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне алдыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Хокуклар турында - уен аша» дип исемләнгән төркемле дәрес уздырды. Дәреснең максаты - укучыларның хокукый культурасын күтәрү һәм аларның күзаллауларын киңәйтү. Балалар әкиятләр үрнәгендә алган белемнәрен ныгыттылар.