23 ноябрь көнне «Хыял» яшьләр үзәге яшүсмерләр өчен «Юл патруле» дип аталган интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде.
Уенның максаты:
- яшүсмерләрдә юл йөрү кагыйдәләре нигезләрен үстерүгә ярдәм итү;
- яшүсмерләрнең юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен уен формасында гомумиләштерү;
- нәтиҗәләр ясау, фикер йөртү, чагыштыра белү сәләтен үстерү;
- үз-үзеңә хөрмәт һәм башкаларга карата хөрмәт тәрбияләү.
Уен сорау-җавап формасында үтте, балалар актив катнаштылар.