15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
2022 елның 10 февралендә Балтач районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы килде. Төп максат-Балтач район Советының хисап сессиясендә катнашу, аның барышында 2021 нче елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗәләр ясау.
14 февраль көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында Изге Вәли көненә багышлап яшүсмерләр өчен күңел ачу программасы оештырылды. Чараның исеме – “Ярату көне”. Программага кызыклы уеннар, тематик пазл төзү, флешмоб һ.б. кертелгән иде. Катнашучылар уеннан канәгать калды һәм күтәренке кәеф белән кайтып китте!
2022 елның 11 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач муниципаль районы оешмалары арасында «спортның офис төрләре» буенча чемпионатның финалын үткәрде. Финал ярышында «ПСЧ-110» Салавыч авыл җирлеге, Кече Лызи урта мәктәбе, «Амазон», «Арча»ҖЧҖ командалары катнашты.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
9 февраль көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубында яшүсмерләр арасында «Күңелле QUIZ» дип аталган интеллектуаль уен узды. Яшүсмерләр интеллектуаль сорауларга җавап бирде. Нәтиҗәләрнең нинди булуына карамастан, барлык катнашучылар да уеннан канәгать калды.
Балалар катнашындагы юл йөрү һәлакәтләрен кисәтү максатыннна, волонтерлар “Факел” клубы хезмәткәрләре белән берлектә буклетлар таратуны оештырды. Алар машина йөртүчеләргә балалар катнашындагы бәхетсезлек очракларының юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыгуын аңлатты.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең "Тематик «кайнар линияләр» үткәрү турында" 10.01.2020 ел, №02/115-2020-27 боерыгы нигезендә, гражданнарны һәм оешмаларны үз вакытында һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә районындагы территориаль бүлегендә 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшли.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү