2022 елның 10 февралендә Балтач районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Шәйхразыев Васил Габтелгаяз улы килде. Төп максат-Балтач район Советының хисап сессиясендә катнашу, аның барышында 2021 нче елда социаль-икътисади үсешкә нәтиҗәләр ясау.
.png)
Балтач район Советының хисап сессиясе Балтач район мәдәният йортында узды. Чара башланыр алдыннан Васил Шәйхразыев районның авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады, җирле эшмәкәрләр эшчәнлеге белән танышты.
Социаль-икътисади үсешнең төп нәтиҗәләре турында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин сөйләде.
Утырыш ахырында дәүләт бүләкләре тапшырылды:
Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем "Труд" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Александрова Валентина Петровнага бирелде.
Торак-коммуналь хуҗалык тармагын үстерүгә өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме “Балтач районы идарәче компаниясе” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Ибраһимов Фәрит Нәкыйп улына бирелде.
Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Балтач муниципаль районының "Балтач Үзәкләштерелгән авыл клуб системасы" муниципаль бюджет учреждениесенең 38 нче филиалы мөдире Щербакова Светлана Петровнага "Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
Районның җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улына тапшырылды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы Әнвәров Илдар Зөфәр улына бирелде.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше, намуслы һәм тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Шеңшеңәр авыл җирлеге башлыгы Салихҗанов Рафил Харис улына бирелде.
Төньяк төркем буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарында "Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм яңа ел чараларын иң яхшы уздыру" номинациясендә Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында Республика конкурсында 3 дәрәҗә Дипломы белән Балтач муниципаль районы бүләкләнде.