«Хыял» яшьләр үзәге коллективы «спортның офис төрләре» буенча чемпионатның финалын үткәрде

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

2022 елның 11 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге коллективы Балтач муниципаль районы оешмалары арасында «спортның офис төрләре» буенча чемпионатның финалын үткәрде. Финал ярышында  «ПСЧ-110» Салавыч авыл җирлеге, Кече Лызи урта мәктәбе, «Амазон», «Арча»ҖЧҖ командалары катнашты. 

 Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын -  «Амазон» (район башкарма комитеты)

2 урын – "Салавыч авыл җирлеге"

3 урын - "Кече Лызи урта мәктәбе"

4 урын - «Арча»ҖЧҖ

5 урын – " ПСЧ-110"

Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы - Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International