15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.
Быел да сугышчы-интернационалистлар "Ватанны саклаучылар" паркында очрашып, яуда вафат булган һәм туган якларга кайткач бакыйлыкка күчкән иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар, тантаналы төстә венок салдылар.

Чараның икенче өлеше район мәдәният үзәгендә дәвам итте.

Районыбызның 185 егете әлеге сугыш афәте аша үткән, Арбор авылыннан Тәлгат Гозәер улы Гыйлванов һәм Балтачтан Рөстәм Дамир улы Гарифуллин сугыш кырында мәңгегә ятып калганнар. Үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләребез бүген дә төннәрен саташып уяналар, тау-кыялар арасында мәңгелеккә ятып калган сугышчан дуслары күз алдыннан китми. Япь-яшь килеш Әфган сугышы ачысын татыган һәм районыбызга исән-сау кайткан егетләребезнең дә 42 се безнең арада юк инде...
Хөрмәтле әфганчы егетләребез! Сугышчан дуслар арасындагы бердәмлегегез беркайчан да какшамасын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын. Без Сезнең белән горурланабыз! Сугыш афәтләре күрергә язмасын, күкләр аяз, дөньялар имин булсын! Гаиләләрегез, балаларыгыз белән бәхетле гомер кичерегез!

