Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең "Тематик «кайнар линияләр» үткәрү турында" 10.01.2020 ел, №02/115-2020-27 боерыгы нигезендә, гражданнарны һәм оешмаларны үз вакытында һәм ышанычлы мәгълүмат белән тәэмин итү максатыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Арча, Биектау, Әтнә районындагы территориаль бүлегендә 2022 елның 7 февраленнән 18 февраленә кадәр парфюмерия-косметика продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшли.
Халыктан шалтыратулар «кайнар линия» гә түбәндәге телефон аша кабул ителә:
Биектау, Әтнә районнары буенча (8843-65) 3-02-71, 3-15-01
Арча районы буенча (8843-66) 3-00-83,
Балтач районы буенча (8843-68) 2-41-47 көн саен 08.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес.