16 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсенең баш китапханәчесе Зәйнәп Әбугали кызы Җамалиева, Совет һәм Россия татар язучысы, әдәбият белгече, редактор, җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев катнашында республика күләм чара үтте. Биредә Ринат Мөхәммәдиевның иҗаты белән якыннан таныш булган китап укучыларыбыз, китапханәчеләребез автор белән аралашу мәйданына җыйналды. Очрашу китап укучы – язучы мөнәсәбәтендә җылы узды.
16 нчы июнь көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Кече Лызи урта мәктәбенең җәйге лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен “Хәрәкәт - тормыш” дип аталган спорт чарасы уздырды.
30 июнь көнне «Бердәм РОССИЯ» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәләре һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Барлык татарстанлылар да катнаша ала.
Жюрига гаилә архивыннан фотолар, видеодокументлар, шәхси документлар коллекциясен күрсәтү җитә.
27 июнь көнне көндезге 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы 61 йорт), вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итүне оештыра.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә, 2023 елның 21 июнендә 13:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – ЦПЭ) «Халыкара маркетплейслар: экспорт интернет-сәүдәсенең яңа мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрә.
Бүген 18 июнь илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Районыбыз территориясендә гомер кичерүче, халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы шәфкать ияләрен һәм әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз!
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
15 июнь көнне “Факел” яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Урта Көшкәт авылында мәктәп лагерена йөрүчеләр өчен “Каршылыклар полосасы” уздырды.