16 июнь көнне Балтач Үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсенең баш китапханәчесе Зәйнәп Әбугали кызы Җамалиева, Совет һәм Россия татар язучысы, әдәбият белгече, редактор, җәмәгать эшлеклесе Ринат Сафа улы Мөхәммәдиев катнашында республика күләм чара үтте. Биредә Ринат Мөхәммәдиевның иҗаты белән якыннан таныш булган китап укучыларыбыз, китапханәчеләребез автор белән аралашу мәйданына җыйналды. Очрашу китап укучы – язучы мөнәсәбәтендә җылы узды.
#балтач #балтаси #балтачүзәккитапханәсе #балтасинскаяцентральнаябиблиотека