Медицина хезмәткәре көне белән котлау

2023 елның 18 июне, якшәмбе

Бүген 18 июнь илебездә медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Районыбыз территориясендә гомер кичерүче, халкыбыз сәламәтлеге сагында торучы ак халатлы шәфкать ияләрен һәм әлеге тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән ихластан котлыйбыз!👏💐

Ихтирамлы хезмәт ияләре, табиб, шәфкать туташы исемнәрен лаеклы күтәргән хөрмәтле райондашлар! Сезгә кеше гомере һәм сәламәтлеге ышанып тапшырыла, хастахәнә ишеген ачып кергән һәр авыру сезнең риясыз ярдәмгә, шифалы кулларга ышана. Иң кыйммәтле байлык саналган тән саулыгы, сәламәтлек бернинди үлчәүләр белән дә үлчәнмәслек хәзинә. Гаять тә олы җаваплылык тойган хәлдә, Сез, бик күп авыруларга яшәү сулышы өрәсез, киләчәккә өмет-ышаныч уятасыз.

Бүгенге бәйрәм көнендә барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек, тыныч тормыш телибез!💐💐💐

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International