«Халыкара маркетплейслар: экспорт интернет-сәүдәсенең яңа мөмкинлекләре» түгәрәк өстәле

2023 елның 19 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы хәбәр итә, 2023 елның 21 июнендә 13:00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең Экспортка ярдәм итү үзәге (алга таба – ЦПЭ) «Халыкара маркетплейслар: экспорт интернет-сәүдәсенең яңа мөмкинлекләре» темасына түгәрәк өстәл үткәрә.

Түгәрәк өстәл кысаларында каралачак сораулар:

 e-Commerce халыкара базарга чыкканда компаниянең төп проблемалары турында;

- чит ил маркетплейсында счетны ничек теркәргә;

- базар аналитикасы, комплаенс, сәүдә маркасын теркәү - бу адымнар нәрсә өчен?

- чит ил маркетплейсына товар китергәндә халыкара логистика ничек эшли?

- халыкара маркетплейсларга чыкканда дәүләттән нинди ярдәм алырга мөмкин һ. б.

Чарада катнашу өчен Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлык субъектлары чакырыла («Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә) (алга таба – МСП субъекты).

Түгәрәк өстәл спикеры Слепнева Ирина Валентиновна, Tradeproff компаниясенең халыкара проектлар бүлеге җитәкчесе, шулай ук халыкара маркетплейслар вәкилләре.

Чарага 2023 елның 20 июнендә 17:00 сәгатькә кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин: https://forms.yandex.ru/cloud/64898dd1693872001397ef91/ .

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт (эшмәкәр йорты). Шулай ук чараның онлайн-трансляциясе оештырылачак.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International