27 июнь көнне көндезге 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы 61 йорт), вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итүне оештыра.
Муниципаль районнарда яшәүчеләрнең дә, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре бүлмәләрендә "Skype" программасы аша, кабул итүгә турыдан-туры тоташып сораулар бирү мөмкинлеге бар.
Республика халкына уртак хокукый ярдәм күрсәтү юнәлешендәге кабул итүгә мөрәҗәгатьләре булган гражданнарга (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә килергә кирәк була.
Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе – Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Гөлчәчәк Фидәил кызы Гыйләҗева. Адрес: Балтач поселогы, К.Маркс урамы, 7 йорт, директор кабинеты, мәгълүмат алу өчен телефоннар 2-53-97, 2-43-40.