ЯҢАЛЫКЛАР


1
июль, 2023 ел
шимбә

Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү


30
июнь, 2023 ел
җомга

Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән

30 июньдә “Безнең ишегалды лагере” программасы кысаларында “Наз” халыкка Комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге  белгече Гүзәл Җиһаншина “Факел” яшүсмерләр клубы белгече Илүзә Солтангараевна белән берлектә Бурбаш авылына барып мастер-класс күрсәтте.

30 июньдә янгын чыгу очракларын кисәтү максатыннан Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору төркеме өчен янгын-коткару частена экскурсия оештырылды.

30 июнь көнне Олы Әтнә авылында аеруча кыйммәтле документлар булган фондлар исемлеген барлау йөзеннән, аеруча кыйммәтле документларны ачыклау эшен оештыру буенча Татарстан Республикасы архив эшләре буенча Дәүләт комитетының күчмә киңәшмәсе узды.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында игълан ителгән социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесендә "Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубы гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәлтелгән "Gаилә Gаҗәеп Gаләм" дип исемләнгән проект белән катнашып, җиңеп чыккан иде.

2023 елның 30 июнендә МБУ “Хыял” яшьләр үзәге Балтач район башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен иртәнге зарядка үткәрде.  Саф һавада һәм музыка астында эшләнгән зарядка күтәренкелек һәм яхшы кәеф бирә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International