Рәсем ясау - безнең баш миебез өчен йога кебек. Кеше рәсем ясаганда, аның ярымшарлары гармониядә эшли. Барлык артык уйлар юкка чыга, бу бик рәхәт һәм кешеләргә тискәре әйберләрне онытырга мөмкинлек бирә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов эш визиты белән районыбызда булып, Арча авыл хуҗалыгы агросәнәгать көллиятенең Балтачтагы филиалындагы төзекләндерү эшләренең барышы белән танышты. Визит барышында инспекция башлыгы биредә хезмәт башкаручы төзелеш оешмалары җитәкчеләре белән очрашып башкарылган эшләргә үз бәяләмәсен биреп узды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов һәм Карадуган балалар бакчасы мөдире Зөһрә Бәдретдинова Казан шәһәрендә, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашты.
«Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру барышында шактый финанс средстволары үзләштерелде, аның буенча гомуми смета бәясе 12 млн.532 мең сум булган 4 мәктәп ремонтланды.
Татарстан Республикасы «Демография» милли проекты кысаларында авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтүче бердәнбер Россия төбәге булып тора. Мәсәлән, беренче баланың әнисе 25 яшькә җитмәсә һәм Татарстан Республикасы территориясендә бала тапкан хатын-кызның даими яшәү вакыты өч елдан да ким булмаса, мөрәҗәгать итү датасына ул бер тапкыр 50 мең сум ала.
2023 елнын 11 август көнендә көндезге төркемнең катнашучылары өчен Балтач районының күпфункцияле үзәге филиалына экскурсия оештырылды. Баруның максаты - социаль хезмәт алучылар өчен МФЦ базасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүгә бәйле эш процессы белән таныштыру иде.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
«Мәрхәмәт - шәфкатьлелек» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С. Х. Сабурская белән берлектә 2023 елның 21 августында сәгать 10дан 15кә кадәр Мәгариф мәсьәләләре буенча телефон кайнар линиясен оештыра (мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына, мәктәпләргә (1 һәм 10 сыйныфларга), урта махсус уку йортларына, югары белем бирү учреждениеләренә кабул итү)
Кайнар линия телефоннары: 8(843) 236-00-71, +7(939)345-37-50 (WhatsApp сораулары өчен).
«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проекты хатын-кызларга һәм балаларга үз эшләрен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәргә тиеш. «Эшмәкәр әни» проектында катнашучылар үз бизнесларын башлау өчен кирәкле комплекслы белемнәр һәм 100 мең сумлык иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен грант ярдәме алачак.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү