ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

Биктәш авылында яшәүче Михайлова Анна Романовнага 26 февраль көнне 90 яшь тулды.

26февраль көнне һәр милләт кешесенең дә баласына билгеле булган рус балалар шагыйрәсе Агния Львовна Бартоның тууына 110 еллыкка багышлап Балтач үзәк балалар китапханәсендә “Балачак планетасында Агния Барто йолдызлыгы” исемле балалар иртәсе узды. Чарабызны Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасының зурлар төркемендә тәрбияләнүче (җитәкчеләре Галимуллина Л.Г.) балалары ярдәмендә әзерләп, кунакка 1 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары чакырылды. Кечкенә әдәбият сөючеләребез шагыйрә апаларының шигырьләрен сөйләделәр, аның  сүзләренә язылган “Любитель-рыболов” җырын тыңладылар, “Снегирь” шигыре буенча төшерелгән“Снегирь” мултьфильмын карадылар. Ә шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты буенча төзелгән “Веселые стихи любимой поэтессы Агнии Барто” исемле китап күргәзмәсе һәм презентация чарабызга икенче бер төсмер бирде.  Бартоның шигырьләре буенча төзелгән уеннар кичәбезне тәмамлады.

22 февраль көнне Сәрдек авыл клубында "Әти шулай була ул...!" дигән бәйге-тамаша үткәрелде.

20 февраль көнне Смәел мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Яшь әтиләр" һәм "Яшь егетләр" командасы арасында жыр-биюләр,куңелле уеннар белән берлектә бәйге булып узды.

23нче февраль көнне Арбор мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ир-егетләрдә - туган-ил көче" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 3 көн ялда Ор авылы халкы рәхәтләнеп бәйрәм итте. 21 февраль көнне, быел ясалган шугалакта спорт бәйрәме оештырылды. Командалар җыелганчы балалар бакчасы балалары боз өстендә концерт куйдылар.Берсеннән-берсе күңелле ярышларда кеченнән алып олысына кадәр үзара көч сынаштылар.”Бәйрәм” кафесы халыкны шашлык,камыр ризыклары белән сыйлады.Бәйрәм хатын-кызлар хоккее белән тәмамланды.Халык бик канәгать булып таралышты. 
22 февраль көнне кичке 6 да клубта теннис ярышлары оештырылды.18 ир –егет үз осталыкларын күрсәттеләр. Үзара ярышырга хәтта Кенә, Кенәбаш 
авылыннан да егетләр килгән иде. 
23 февраль көнне иртәдән боз өсте шау итеп торды, чөнки бу көнне хоккей ярышлары үткәрелде.Уеннарда 6 команда ярышты.Бу командалар өчен болеть итәргә хәтта әбиләр дә килгән иде..Менә шулай күңелле итеп бәйрәм итте Ор авылы халкы.

Уен коралларында уйнаучы яшь үзешчәннәр арасында оештырылган бәйгедә Борбаш мәдәният йортыннан Гарифуллин Марат 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. 

25 нче февраль көнне Карадуган мәдәният йорты һәм Себер тракты һәм Муса Җәлил музеенда М. Җәлилнең 110 еллыгы уңаеннан С. Өметбаев  исемендәге Минзәлә дәүләт театры артистлары катнашында зур чара узды. Алар районыбыз укучыларына М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм "Йолдызлы малай" спектаклен күрсәттеләр. 

5 февраль көнне Яңгул китапханәсендә бөек шагыйрь Г.Тукай иҗатына багышланган шигырь бәйрәме булды.Безнең максат балаларда шагыйрьнең шигырьләренә ,иҗатына мәхәббәт тәрбияләү иде.Кичә бик җанлы үтте.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
 15 февральдә татар халкының сөекле улы Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулды.Шул уңайдан Кенәбаш авыл китапханәсендә дә төрле чаралар үтте."Муса Җәлил-бөек халкым улы,гасырларга калсын гомер юлы"дигән кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Башта укучылар ике командага бүленеп М.Җәлилгә багышланган сорауларга җавап бирделәр.Аннары кичә төрле уеннар белән үрелеп барды.Шулай ук М.Җәлил шигырьләренә конкурс үтте.Соңыннан кичәне шагыйрь сүзләренә язылган җырлар белән тәмамладык.Җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International