ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

10 февраль көнне "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесенә Яңгул авыл җирлеге кушыла. 

Иртәнге сәгатьләрдә бистә үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында "Яңа тормыш" җәмгыяте, Яңгул җирлегенең шәхси эшмәкәрләре, тырыш халкы җитештергән товар-продукцияләрдән ярминкә оештырыла. Ә кичен тамашачы хөкеменә концерт программасы тәкъдим ителә.

Рәхим итегез!!!

Удмурт милләтеннән булган райондашларыбызның иҗат коллективлары арасында "Шулдыр жыт" ("Күңелле кич" - "Веселый вечер") дип исемләнгән районкүләм үзешчән сәнгать бәйгесе дәвам итә. 

9 февраль көнне Урта Көшкәт авылы клубында сәхнә хуҗаларының чыгышлары көтелә. Концерт сәгать 19.00дә башлана. 

Рәхим итегез!!!

Узган шимбәдә - 4 февраль көнне Балтачның "Сабантуй" ял паркында Татарстан Республикасының прокуратура органы хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып узды. Әлеге чарадан кайбер фотомизгелләр тәкъдим итәбез.

4 март көнне Субаш авылы үзенең 130 еллык мәгариф тарихын билгеләп үтәчәк . Юбилей тантасы 12:00 дә авыл мәдәният йортында, икенче өлеше Мәктәп урамы, 1нче йорт адресы буенча урнашкан Субаш төп гомуми белем мәктәбендә сәг. 16:00 да . 
Мәктәпне кайсы гына елда тәмамласагыз да, кайда гына яшәсәгез дә, барлык эш-мәшәкатьләрегезне калдырып, мәктәбебез юбилеена рәхим итегез! Көтеп калабыз! 

Ихтирам белән мәктәп коллективы.

Яңгул балалар бакчасында ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар үтте. Кечкенәләр төркеме балалары "Светофор иленә сәяхәт" дип исемләнгән ачык шөгыль күрсәтте. Ә зурлар төркеме балалары кунаклар белән бергәләп КВНда көч сынаштылар.

Җылылык, матурлык, сафлык, яшьлек.... Күңелдә кайнаган бу хисләрне сүзләр белән генә әйтеп бетерергә мөмкинме соң? Йөрәкләр башкача типте, күңелләр башкача уйланды. Укытучылар яшьлеккә кайтса, укучылар бүген бу вакыйганың төп катнашучылары булуларына чын күңелләреннән шатланды. Нинди вакыйгамы? Әдәби бал (Литературный бал)... Зал 19 гасыр стилендә бизәлгән, күз явын алырлык егетләр һәм кызларның елмаюлы йөзләре күңелгә җылылык өсти. Сәхнәдә әле генә вальс әйләнсәләр, шул минутта романс яңгырый башлый, биюләр: полонез, кадриль, мазурка, контрданс, котильон - берсен - берсе алыштырып җилкендерә, дөньяны оныттыра.

Хәзерге минутларда "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе кысаларында, Балтач бистәсе үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында Норма авыл җирлеге, Тимирязев исемендәге хуҗалык, шушы җирлекнең шәхси эшмәкәрләре, мәктәп һәм бакча коллективлары, Балтач сөт-май комбинаты катнашында ярминкә гөрли. 

О.Н.Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта мәктәбе укучылары "Без юллардагы иминлек яклы" ("Мы за безопасность на дорогах ") дип аталган акция уңаенннан, юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә рейдларда булдылар. Руль артында утырган өлкәннәрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, хәвеф-хәтәрсез йөрергә өндәделәр. Аларга үзләренең теләкләрен ирештерделәр, хәерле юллар теләп озатып калдылар.

26нчы гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә Ренат Закиров призына шашка ярышлары үтте. Турнирда 34 бала үз көчләрен сынап карады. 

2нче класс һәм аннан яшьрәк балалар арасында:

Район мәгариф хезмәткәрләренең узган елга нәтиҗәләре уңаеннан үткәрелгән утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева - Мәгарифне һәм милли мәгарифне үстерү эшчәнлеге турында, бистәнең 4 номерлы балалар бакчасы мөдире Роза Шәмсетдинова бакча балаларына белем бирүнең сыйфатын арттыру үзенчәлекләрен ассызыклады, Кенәбаш мәктәп-бакча мөдире Тәслимә Фәйзрахманова - мәктәпбакча системасында белем бирү сыйфатын үстерү турында чыгыш ясады. Сосна төп белем бирү мәктәбе директоры Гамил Котдусов - "Мәктәптә төп дәүләт имтиханына әзерлек", ә Урта Көшкәт урта мәктәбе директоры Владислав Никитин - "Белем бирүнең сыйфаты - уңышлы мәктәпнең нигезе" дигән темаларны яктыртты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International