ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

7нче февраль көнне лаеклы ялдагы укытучы Наилә Вәдүт кызы Бариеваның 60 яшьлек юбилее белән котлап, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева мәгариф өлкәсенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде. 

Мәгариф идарәсе үз ветераннарын онытмый. Әлеге матур традиция дәвамлы булсын иде.

12 февральдә “Сабантуй” ял паркында “Чаңгы юллары – 2017” ярышлары узачак. 
Ярышларда оешма-педриятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары гына түгел, балалар да, олы буын вәкилләре дә катнаша ала. Саф һава сулап, рәхәтләнеп бер ял итеп кайтыйк дисәгез, 12 февраль көнне “Чаңгы юллары – 2017”гә рәхим итегез.

Инет, клик, лайк... Бу сүзләрне балалар кече яшьтән үк белә. Санакта да алар олыларга караганда күпкә җитезрәк, җиңелрәк  "йөзәләр". Тик менә  интернетта утырганда  кирәк мәгълүматны тапкач та туктыйлармы, куркынычсызлык кагыйдәләрен беләләрме, интернет "кабаласына" төшмиләрме- әлеге атна дәвамында барган "Куркынычсыз интернет"  көннәрендә  китапханәдә болар турында 6 сыйныф укучылары белән аралашу сәгате үткәрелде.

7 февраль көнне «Наз» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Директор Гөлнара Әхмәдиева 2016 елда «Наз» үзәге эшчәнлегенә анализ үткәрде, 2017 елдагы төп бурычларын әйтеп китте. 

Балаларга табигатьне сакларга , аның матурлыгына сокланырга, аннан дөрес файдаланырга өйрәтү китапханәләрдә китаплар аша үткәрелә. Чепья балалар китапханәсендә 2017 ел- экология елына карата "Удивительный мир природы" китап күргәзмәсе ясалды. Шушы күргәзмә белән танышканнан соң, укучылар ТРның республика балалар китапханәсенең анкета сорауларына җаваплар яздылар.

Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар.

Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы...
Мәктәбебезнең күркәм традициясе – очрашу кичәсе. Очрашу кичәсен мәктәбебезне бетергән һәрбер укучы зур түземсезлек белән көтеп ала. 4 нче февраль көнне Балтач мәктәбен 10, 20, 30, 40 һәм 50 ел элек тәмамлаган укучылар үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашты. Әлеге тантана бик күпләрне балачакка алып кайтты. Бу сыйныфташлар очрашуы гына түгел, ә тормыш тәҗрибәсе туплаган өлкәннәрнең, дәрәҗәле кунакларның яшь буынга үзләренең киңәшләрен бирүе дә.

Рафис Насыйбуллин җитәкләгән төзелеш оешмасы металл конструкциясен ясап бирсә, шунда эшләүче Равил Насыйбуллин һәм Рәфкать Борһановлар аны төсле калай белән төрде, тәрәзәләр куеп, матурлады. Мәчеткә генә түгел, авылга да ямь керде.

Халык җыенында икенче көн тәртибендәге тема буенча чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин исә райондагы оешма-учреждение һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә узган 2016 ел дәвамындагы нәтиҗәле эшчәнлек белән таныштырды. Хезмәт хакларының вакытында бирелеп баруын уңай яктан бәяләде. Үсеш белән елны тәмамлаган оешмаларга аерым тукталды: "Арча" сөт-май комбинатының Балтачтагы филиалы, "Балтачагрохимсервис", "МДСУ-1" юллар идарәсен, "Азык" ширкәте һәм башка оешмаларның эшчәнлекләрен аеручы мактап телгә алды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды.

1. Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 2016 елда эшләгән эшләренә отчеты һәм бюджеты үтәлеше.
2. Балтач муниципаль районының 2016 елда социаль-икътисади торышы турында. 

Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов шәһәр җирлегендә башкарылган эшләргә, тотылган финанс чыгымнарына тукталып, торак төзелеше, урам юллары, тротуарлар салыну, шулай ук шәхси эшмәкәрлек, шәхси хуҗалыклар, хезмәт күрсәтү сферасы, сәүдә хезмәте, ашханә һәм кафеларның әйбәт кенә эшләп килүе хакында ассызыклап китте. 

10 февраль көнне "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАЛТАЧЫМ, СИҢА БАГЫШЛАНА!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесенә Яңгул авыл җирлеге кушыла. 

Иртәнге сәгатьләрдә бистә үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында "Яңа тормыш" җәмгыяте, Яңгул җирлегенең шәхси эшмәкәрләре, тырыш халкы җитештергән товар-продукцияләрдән ярминкә оештырыла. Ә кичен тамашачы хөкеменә концерт программасы тәкъдим ителә.

Рәхим итегез!!!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International