Ренат Закиров призына Балтач гимназиясендә шашка ярышлары үтте.

2017 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

26нчы гыйнвар көнне Балтач гимназиясендә Ренат Закиров призына шашка ярышлары үтте. Турнирда 34 бала үз көчләрен сынап карады. 

2нче класс һәм аннан яшьрәк балалар арасында:

Закирова Дилә (балалар бакчасы) - 1 нче урын, 
Корбанова Зифа (Бөрбаш балалар бакчасы) - 2 нче урын, 
Хәйруллина Айсинә (гимназия ) - 3 нче урын.

Хәбибуллин Нияз (Сосна) - 1нче урын, 
Булатов Сөләйман (гимназия) - 2 нче урын, 
Гарифуллин Самат (Норма) - 3 нче урын.

3-4 класслар арасында: 
Закиров Данил ( гимназия) - 1 нче урын,
Хәйруллин Кәрим (Шубан) - 2нче урын,
Рамазанов Әмир (Норма) - 3нче урын. 

Юнусова Камилла (гимназия) - 1 нче урын,
Гатауллина Лина (Норма) - 2 нче урын ,
Хәбибрахманова Таңсылу (гимназия) - 3 нче урын. 

Ярышлар бик матур үтте, җиңүчеләребезгэ иганәчебезнең Дипломнары һәм бүләкләре тапшырылды. Ярышта катнашкан барлык балалар исеменнән Закировлар гаиләсенә олы рәхмәтебезне житкерәбез!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International