Хәзерге минутларда "ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе кысаларында, Балтач бистәсе үзәгендә "Эльдорадо" кибете (элеккеге Шушма рестораны) каршында Норма авыл җирлеге, Тимирязев исемендәге хуҗалык, шушы җирлекнең шәхси эшмәкәрләре, мәктәп һәм бакча коллективлары, Балтач сөт-май комбинаты катнашында ярминкә гөрли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, ярминкәдә ассортимент бик бай. Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, иң күп сәүдә нокталары булган җирлек буларак мактауга лаек. Шулай ук үзешчәннәр тарафыннан концерт программасы да әзерләнгән иде. Дәртле җыр-моң сатып алучыларга бәйрәм рухы өстәде. Ярминкә комиссия ясаган нәтиҗәләрдән соң 7 балл белән бәяләнде.
Норма авыл җирлеге үзешчәннәре райондашларны кичке сәгатьләрдә дә сөендерүен дәвам итә. 18.00дә района мәдәният үзәге фойесында күргәзмә белән таныша аласыз, 19.00 сәгатьтә концерт була..
Рәхим итегез! Көтеп калабыз!