Районда татар авыл клублары һәм мәдәният йортлары арасында бара торган «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» фольклор конкурсының 14 март көнне Түбән Кенә авылы клубында үткән чарадан берничә фотомизгел. Анда Карадуван, Таузар, Кенәбаш, Түбән Кенә һәм Кили авыл клублары катнашты.
Районыбыз җирлегендә бер-бер артлы үзешчән сәнгать бәйгеләре оештырылып кына тора. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз яшәүче авыл клублары арасында "Шулдыр жыт" - "Күңелле кич" бәйгесе булып үтте. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре арасында "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән конкурс, шулай ук авыл җирлекләренең актив яшьләре катнашындагы "Барбарбия! Киргуду!" исеме астынеда КВН уеннары дәвам итә.
13 март көнне Пыжмара авыл китапханәсендә калмык язучысы Д.Н.Кугультиновның 95 еллыгына багышланган "Весь мир во мне.И в мире я- как дома"Бөтендөнья акция кысаларында Д.Н.Кугультиновның "Плечо друга", "Песнь чудесной птицы" әсәрләре буенча 4-5 сыйныф укучыларына кычкырып уку үткәрелде."Мой стих- владыка мой" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.Барлыгы 10 укучы катнашты.
2017 нче елның 17 мартында “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Наталья Закирова Улисьял башлангыч мәктәбенең балаларына “Татарстан – минем ватаным” темасына дәрес уткәрде.
16 нчы март көнне Үзәк зурлар китапханәсенең уку залында “Хатын-кызлар – гүзәл яз гөлләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәнең беренче өлешендә котлаулар, шигырьләр, җырлар яңгыраса, икенче өлешендә килгән кунакларга “Башваткыч” уены тәкъдим ителде. Уенда катнашучы Гадения Зәкиева, Дамира Гыйльметдинова, Фаягөл Гыйбадуллиналар үзләренең белемнәре белән генә түгел, җыр-моңга, кул эшләренә осталыклары белән дә таң калдырдылар.
16 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсе үзенең нәни китап сөючеләрен балаланың яраткан язучысы Нәкыйп Каштанның 75 еллыгы уңаеннан “Табиб җанлы шагыйрь” исемле кичәгә җыйды. Укучылар әдипнең иҗаты , әсәрләре белән таныштылар, кичә презентация, буктрейлер белән баетылды . Китап укучылар (2А, 2В сыйныф укучылар укытучылары: ЗамалиеваЛ, Минхаирова Р.) язучының “Әче мәче” исемле шигырень сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Районда тулаем алганда, үзара салым түләү буенча эш канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Район буенча караганда, 75,6% кына үтәлгән. Агымдагы елның 1 апреленә кадәр тиешле сумма җыелып беткән булырга тиеш дигән бурыч куелса да, халык арасында үзара салым җыюга кирәксенмәүчеләр дә бар. Үз авылыңның төзеклеге, аның киләчәге өчен битараф булу - кабул итеп булмастай күренеш.
15 март көнне бистәнең "Факел" яшүсмерләр клубында күрү сәләтенә зыян килгән бертөркем райондашлырыбыз җыелды.
Алар районыбызның күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, юрист Ранил Гыйльванов җитәкчелегендә "түгәрәк өстәл"гә җыйналдылар. Районыбыз җирлегендә күрү сәләтенә зыян килгән 100дән артык мөмкинлеге чикле кеше яшәве билгеле. Аларның бер өлеше бүгенге чарада катнашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты, фикер-тәкъдимнәрен белдерде. "Брейн-ринг" уены уйнап күңел ачты.
2017-18нче елларда социаль ипотека программасы нигезендә район узәгендә йортлар төзу планлаштырыла.
Программанын тәлапләре: Тору урыны бер кешегә 18 кв.м. дан ким булу, хезмәт яшендәге гаилә әгъзаларынын эш урыннары булу, гариза белән мөрәжәгать итүче гаилә әгъзасынын бюджет өлкәсендә эшлэве.
15 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә балаларны кече яшьтән патриотик рухта тәрбияләү, герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштырумаксатыннан “Онытмыйбыз Муса абыйны” дип аталган балалар иртәсе узды. Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр (җитәкчеләре Ахмадуллина Ф.Ф.) шагыйрьнең героик тормыш юлы, иҗаты белән танышканнан соң шигырьләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар.Китапханәбезгә килгән балалар яңа китапларга, журналларга сәяхәт кылып, белемнәрен баетып киттеләр.