22 мартта Нөнәгәрдә «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» фольклор конкурсы була.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Районыбыз җирлегендә бер-бер артлы үзешчән сәнгать бәйгеләре оештырылып кына тора. Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз яшәүче авыл клублары арасында "Шулдыр жыт" - "Күңелле кич" бәйгесе булып үтте. Һәр авыл җирлеге үзешчәннәре арасында "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана" дип исемләнгән конкурс, шулай ук авыл җирлекләренең актив яшьләре катнашындагы "Барбарбия! Киргуду!" исеме астынеда КВН уеннары дәвам итә. 

Инде менә чиратта "«Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» район конкурсы башланып китте. Бу фольклор конкурсы татар авыл клублары һәм мәдәният йортлары арасында бара. Районда 5 зонада үтә. 1нче зонасы 14 март көнне Түбән Кенә авылы клубында үткән иде. Анда Карадуван, Таузар, Кенәбаш, Түбән Кенә һәм Кили авыл клублары катнашты. 

22 мартта Нөнәгәр мәдәният йортында «Бердәм булып хезмәт итү кирәк иман, әхлак, гореф сагында...» фольклор конкурсы була. Анда Нөнәгәрлеләр белән Чутай, Комзавод, Әтнә, Куныр, Шода авылларының мәдәният учаклары каршында эшләп килүче фольклор коллективлары арасында ярыш булачак. 

Бәйге сәгать 19.00дә башлана. Рәхим итегез!!!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International