2017-18нче елларда социаль ипотека программасы нигезендә район узәгендә йортлар төзу планлаштырыла.
Программанын тәлапләре: Тору урыны бер кешегә 18 кв.м. дан ким булу, хезмәт яшендәге гаилә әгъзаларынын эш урыннары булу, гариза белән мөрәжәгать итүче гаилә әгъзасынын бюджет өлкәсендә эшлэве.
Өстенлекләре: Торак өчен туләунен еллык проценты 7%, учетка басканнан сон һәр туган бала өчен түләүнен 200 мең сумы чигерелә, шулай ук түләү өчен ана капиталын да кулланып була.
Программада катнашу буенча тулырак мәгълүмәт алу өчен Сезне 2017 елнын 24 март көнне сәг.16.00га Район башкарма комитетын утырышлар залына (Балтач штп, Ленин урамы 42 йорт) чакырабыз яисэ 2-61-44, 89196213160 телефоннары аша шалтыратуыгызны сорыйбыз.