“Онытмыйбыз Муса абыйны”

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

15 март көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә  балаларны кече яшьтән патриотик рухта тәрбияләү, герой шагыйрь Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштырумаксатыннан “Онытмыйбыз Муса абыйны” дип аталган балалар иртәсе узды. Балтач бистәсенең 2 номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр (җитәкчеләре Ахмадуллина Ф.Ф.) шагыйрьнең героик тормыш юлы, иҗаты белән танышканнан соң шигырьләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар.Китапханәбезгә килгән балалар яңа китапларга, журналларга сәяхәт кылып, белемнәрен баетып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International