Үзара салым җыюны активлаштырырга кирәк - 15 көн вакыт калды!

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Районда тулаем алганда, үзара салым түләү буенча эш канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Район буенча караганда, 75,6% кына үтәлгән. Агымдагы елның 1 апреленә кадәр тиешле сумма җыелып беткән булырга тиеш дигән бурыч куелса да, халык арасында үзара салым җыюга кирәксенмәүчеләр дә бар. Үз авылыңның төзеклеге, аның киләчәге өчен битараф булу - кабул итеп булмастай күренеш. 

Район буенча авыл җирлекләреннән алынган күрсәткечләр һәр атна ахырында теркәлеп бара. Бу сумма республика казнасыннан арттырылып кайтачак акчага бәйле. Халыктан җыелган сумманың күләме таблицада чагылыш таба. Алар арасында бердәм булып, тиешле сумманы җыеп бетергән һәм бүгенге көнгә кадәр яртысын да туплый алмаган җирлекләр бар. Үзара салым җыю бигрәк тә Балтач шәһәр җирлегендә, Кече Лызи, Чепья, Норма авыл җирлекләрендә авырдан бара. Халыкның активлыгы, бер тавыштан башкарыласы эшләргә теләктәшлеге күренми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International