31 март көнне Куныр авылы китапханәсе, Куныр урта мәктәбенең 2-3 сыйныф укучылары белән, Р. Баттулага 80 яшь тулу уңаеннан “Яшь дусларым Сезнең өчен” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Укучы балалар Р. Баттуланың тормыш юлы белән танышты, интернет челтәреннән әкиятләрен тыңлады, “Бишек хикәятләре” китабыннан хикәяләрен кычкырып укыдылар.
30нчы мартта Смәел авыл китапханәсе ,укучы балаларның язгы каникулларын файдалы һәм кызыклы үткәрү максатыннан,1-4сыйныф укучылары һәм аларның әниләре өчен "Башваткыч" уенын уздырды.Уен татар теле һәм мәдәниятына багышланды.Чарада барлыгы 27 бала һәм 12 әни катнашты.
«Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “Яшеллек могҗизасы" дигән акция игълан ителде. Социаль һәм медицина хезмәткәрләре социаль карамакта булган өлкәннәр белән чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр.
Республика күләмендә, шул исәптән Балтач районы җирлегендә дә 1 апрельдән 31 майга кадәр районда территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык, ә 1 апрельдән 15 майга кадәр “ЭкоЯз“ конкурсы игълан ителә. Әлеге конкурс ел да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелеп килә. «Экобакча», «Экомәктәп», «Экогаилә», «Экооешма», «ЭкоВУЗ», «Экоҗәмгыять» номинацияләре буенча җиңүчеләрне ачыклый. Дипломнар һәм кыйммәтле истәлек бүләкләре бирелә.
Балтач җирлегендә тиздән “Балкыш“ (“Сияние“) Татарстан ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның V Республика фестивале кысаларында, район турының сайлап алу этаплары старт ала. Әлеге фестиваль Комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлана.
Район турлары 4 зонада үтәчәк:
29 март көнне Чепья авылында яшәүче сугыш ветераны Галиев Гарифҗан Гали улы 91 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.
27 март көнне Борнак авыл китапханәсендә язучы,драматург Рабит Батуллага 80 яшь тулу уңаеннан “Кичер мине, әнкәй” әсәре буенча зурлар белән әңгәмә үткәрелде.Әсәр тирән мәгънәгә ия.Китап укучылар әңгәмә барышында бик теләп фикер алыштылар. “Эзләнүләр юлыннан” исемле китап күргәзмәсе ясап куелды.
29 мартта Бөек Ватан сугышы ветераны Гарифҗан Галиевныӊ туган көне. "Халыклар дуслыгы" музееныӊ алыштыргысыз җитәкчесе, СССРның халык мәгәрифе отличнигы, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе Гарифҗан Галиевне белмәгәннәр сирәктер.
30 март көнне Куныр авылы китапханәсендә Куныр балалар бакчасының зурлар группасы белән “Китапханә – белем иле” исемле әңгәмә узды. Балалар китапханәдәге күргәзмәләр белән танышты, Т. Шакированың “Тәмле сүз, әдәпле булу серләре” китабыннан шигырьләр кычкырып укылды.
2018 елның 28 мартында социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә янгын вакытында үз-үзеңне тоту буенча тактик өйрәнүләр уздырылды.