Балтач муниципаль районында яңгынга каршы чаралар дәвам итэ.
“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 31 маенда “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.
1 һәм 2 июндә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан Республикасы территориясендә урын белән -2˚ кадәр салкын булуы көтелә
16 июндә Саба муниципаль районында үтүче креатив «MINGER» Сабантуенда иң матур ат конкурсы оештырыла
Чисталык икеайлыгы кысаларында үткәрелгән "ЭкоЯз" конкурсына йомгак ясалды, район этабы җиңүчеләре билгеле булды:
I. "Иң яхшы эко балалар бакчасы" номинациясендә - Салавыч балалар бакчасы;
2. "Иң яхшы эко мәктәп" номинациясендә - Норма урта мәктәбе коллективы;
3. "Иң яхшы эко гаилә" номинациясендә - Салавыч авылыннан Калимуллиннар гаиләсе;
4. "Иң яхшы оешма" номинациясендә "Факел" яшүсмерләр клубы җиңүче дип табылды.
Изге рамазан айларында районыбызныӊ күп авылларында ифтар ашлары үткәрелә. Ә 30 май көнне Балтач бистәсендә 350 кешегә әзерләнгән ифтар табыны мөселман кардәшләрне җыйды.
Ахшам намазы алдыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин, районыбыз кураторы,Төзелеш һәм архитектура буенча Татарстан Республикасының дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе дәүләт автоном учреждениесе башлыгы Мәҗит Хаҗип улы Салихов үзләренеӊ чыгышларында райондашларыбызны рамазан ае белән тәбрик итеп, ураза тотучыларга сабырлык теләп, халкыбызныӊ бердәм, тыныч шартларда яшәүләре үзе бер зур куаныч, дип билгеләп үттеләр. Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ кыска, әмма үтемле вәгазендә һәр мөселман кешесенеӊ бурычлары, динебезгә кайту, холкыбызны тәрбияләү мәсьәләләренә тукталды.
31 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 17 м/с кадәр көчле җил көтелә.
28 май көнне иртәнге 9.00 сәгатьтән кичке 17.00 сәгатькә кадәр республика күләмендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан, укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча системалы рәвештә эш алып бару, хокук бозуларны кисәтү максатыннан, балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтлекләрен ныгыту, аларның хокукларын яклау буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү өчен "кайнар линия" оештырылды.
"Кайнар линия" телефоннары: 8(843) 236-61-24, 236-61-26 236-61-49.
Советлар урамында яшәүчеләр өмәгә чыктылар.
Балтач районы социаль тармак хезмәткәрләре макулатура җыю хәйрия экологик акциясендә катнаштыштылар. Максаты - балаларга булышу. Акция Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасында региональ бүлеге вәкилләре белән оештырылган. Акция барышында үзәк хезмәткәрләре 655 кг. макулатура җыйдылар.