ЯҢАЛЫКЛАР


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Балтачта ат чабышы ярышлары сезоны ачылу уңаеннан нигезләмә белән танышыгыз. 

30 майга планлаштырылган РФ Дәүләт думасы депутаты Марат Бариев граңданнар кабул итүе күчерелә

1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә бистә үзәгендәге «Балтач» ял паркында балалар өчен бәйрәм оештырылачак.

Район мәгариф идарәсе, социаль яклау, мәдәният, яшьләр эше һәм спорт бүлекләре тарафыннан оештырылган бу чарада бәйгеләр, җыр-бию һәм спорт уеннары булачак. Бәйрәм сәгать 10.00да башлана. Рәхим итегез!!!

8нче июнь – җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә әрәпә - Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю башланып китә.

30 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә 15-20 м/с кадәр, вакытында 12 дән 20 сәгатькә кадәр урыны белән 20-25 м/с тизлектәге бик көчле җил һәм яшенле яңгыр.

Петербургта үткән экономика форумында стратегик инициативалар сайты (http://i.tatarstan2030.ru/) эшләтеп җибәрелде.


28
май, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген – 28 май көнне район Советының утырышлар залына  “Хезмәтне саклау балалар күзлегеннән” дип  исемләнгән балалар арасында  үткәрелгән рәсем конкурсында катнашучылар җыелды. Әлеге  конкурста быел  барлыгы 25 бала катнашты.

Аларны районның  хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын үтәү буенча  координацион Совет рәисе Илшат Галимуллин  котлап, бүләкләп узды.  “Ел саен традицион рәвештә үткәрелүче бу конкурс  үз дәрәҗәсен һәм актуальлелегн югалтмый, киресенчә, заманча алымнар арткан саен популярлаша гына бара.   Бик күп төрле җитештерү тармаклары, һөнәр ияләре бар. Менә сез үз күзлегегездән чыгып,  хезмәт шартларын үтәү, саклану чараларын булдыруны рәсемнәр аша әйтеп,  аңлатып бирә белгәнсез!” дип балаларның куйган  хезмәтен хуплады Илшат Солтанович.

Бүген – 28 май көнне Өченче чакырылыш Балтач  район Советы Президиумы утырышы булды. Көн тәртибенең берсендә Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы исемен бирү турында сөйләштеләр.

29 майда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территорясендә 15-17 м/с  тизлектәге җил булуы ихтимал.

29 майда төнлә Татарстан Республикасы терристоясендә урыны белән -1˚ кадәр туңдыруы ихтимал.

28 майда «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Коррупциясез Татарстан» телетапшыруында туры эфирда тиешле республика программалары кысаларында тормышка ашырыла торган торак төзелеше мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International