ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

4 июль көнне көчле җил 15-20 м/с, урыны белән локально до 24 м/с тизлеккә кадәр, яңгыр көтелә

Һәр ел саен Россия Федерациясендә «Югары социаль нәтиҗәлелеккә ия Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсы үткәрелеп килә. Бу конкурсның төп шарты булып, югары социаль мөмкинлекләрне булдырган, алардан нәтиҗәле фадалануны тәэмин иткән, яңа төр алымнарны үзләштерүгә кагылышлы мәсьәләләрне өйрәнгән һәм файдаланган, партнерлык бәйләнешләре булдырган оешмаларны ачыклау тора. 

   Куныр авылында яшәүче Әхмәдиева Бибигөл Әхмәди кызына 1 июль көнне 95 яшь тулды. 


2
июль, 2018 ел
дүшәмбе

   Кили авылында яшәүче Бибинур Хөснетдин кызы Нурмөхәмәтовага 2 июль көнне 90 яшь тулды.

    1 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде. Яңгул, Чутай, Куныр авылында булган тантаналы чараларда һәр җирлекнең авыл башлыклары, җәмгыять рәисләре катнашты. 

1 июль көнне Балтачыбызның “Сабантуй” ял паркында гөрләп удмурт халкының милли бәйрәме “Гырон быдтон” узды. Әлеге чара республикакүләм булуы белән дә тарихта калыр!

Әлеге мәртәбәле зур бәйрәмдә 20гә якын район һәм шәһәрләрдән  делегатлар, сәнгать коллективлары, фольклор ансамбльләр катнашты. Бәйрәм кунакларын бәйрәм белән районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев,  ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов,  Удмуртия Республикасының мәдәният һәм туризм министры урынбасары Петр Данилов, Татарстан халыклары Ассамблеясенең башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм башкалар тәбрикләде.

Л.Н.Толстойга 190 ел тулу уңаеннан өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре   өлкәннәребез өчен китап уку чарасы уздырдылар. 

Социаль хезмәткәр Сидорова Нина ярдәме белән  Чепья авыл җирлегендә  социаль карамакта торучы Миронова Светлана Гавриловнанын өенә су кертелде.

Теркәү буенча Саба ш.т.п. Тукай урамы 12а адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин

28 июньдә чыгарылыш кичәсенә Мәҗит Салихов чакырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International