ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

06.07.2018 Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр белән 15-20 м/с тизлектәге җил, кайбер районнарда 22 м/с тизлеккә кадәр җил булуы көтелә. 

Агымдагы елның 4 июлендә Пыжмара авыл җирлеге Советының бюджет, авыл хуҗалыгы һәм фермер хуҗалыклыры эшчәнлеген күзәтү комиссиясе утырышы булып узды.

Россия Федерациясе прокуратурасы турында» Федераль законының 51 статьясын гамәлгә ашыру исәбеннән Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы хокукый статистикасының мәгълүмати-аналитик порталы – www.crimestat.ru булдырылды.

Соры базар ул - эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт килешүләрен язмача рәсмиләштермичә эш урыннары, рәсми документларда исәпләнмәгән хезмәт хакы бирү, хезмәт мөнәсәбәтләре сыйфатлары була торып, гражданлык-хокукый килешүләр рәсмиләштерү.

Халыкта бу турыда бик куп сораулар туа. Курсәтелгән очракларда хокук юридик яктан дөрес дип табыла. Ләкин гариза бирүче теркәү оешмасында бу хокукны терки ала.

Арчада Татарстан фермарларының җәйге спартакиадасы узды.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Балтач  районының  коррупциягә каршы көрәш комиссиясе  “Хезмәт”  газетасы белән берлектә  район күләмендә “Коррупция: журналистның коррупциягә каршы көрәш һәм  профилактикалау  буенча карашы” дигән тема астында  үткәрелә торган иҗади конкурста  катнашу өчен гаризалар  кабул итә башлау турында игълан итә.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. 29 июнь көнне «Факел” яшүсмерләр клубы Төзүчеләр урамында урнашкан спорт мәйданчыгында балалар өчен “Сабантуй” үткәрде. Бу бәйрәм ел саен зурлап уздырыла. Бу ел да “Факел” хезмәткәрләре, гореф-гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрде.


3
июль, 2018 ел
сишәмбе

   Нормабаш авылында  яшәүче Әлфинур Фатыйх кызы Зариповага 3 июль көнне 90 яшь тулды.

Балтач торак коммуналь хуҗалыгы оешмасы җитәкчесенә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Хәйруллина Әнисә ярдәм сорап Норма авыл җирлегендә социаль карамакта торучы Гәзизова Нурья белән Камәлетдинов Равил гаиләсенә су кертергэ мөрәҗәгать итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International