20 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы көтелә. Иртән һәм кичен томан булуы ихтимал.
Су буенда ял итәргә, су чәчрәтеп уйнарга яратучылар да күп, судан зыян күрүчеләр дә аз түгел. Еш кына иң мөһим нәрсәне оныталар: йөзә белмәсәң, суга кермә, керсәң дә тирәнгә кермә.
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 25 июль көнне «Автоледи-2018» район конкурсы үткәрү турында хәбәр итә. Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә катнашучыларның юл йөрү кагыйдәсен теоретик яктан белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Ә инде район конкурсында җиңүгә ирешкэн гүзәл затыбыз 15 август көнне булачак республика ярышында катнашу хокукы ала. Балтачыбызның һәрбер машина йөртү хокукына ия гүзәл затын әлеге бәйгедә катнашырга чакырабыз. Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәжәгать итәргә була.
19 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.
Бүген – 18 июль көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев һәм аның беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Рөстәм Рәфкать улы Сибгатуллин килде.
Министр районның социаль-икътисади хәле, райондагы эшмәкәрләр эшчәнлеге һәм җитештерү өлкәләре белән таныша. Фәрит Солтан улы Габделганиев Балтач сельхозтехникасында булды. Алдагы сәгатьләрдә Чепья зонасындагы оешмаларда булу планлаштырыла. Министр сельхозтехника һәм мебель цехында булачак.
Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Апас, Кама Тамагы районнарында инфекция учаклары табылган. Татарстанның биш районында кош-кортларда кош гриппы вирусы табылган. Бу хактагы хәбәрне ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсендә расладылар. 17 июль көнне “Республика ветеринария лабораториясе”ндә үлгән кош-корт анализга алынган һәм аларда кош гриппы вирусы булуы ачыкланган.
Бүген – 18 июль көнне Балтачка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Икътисад министры Фәрит Солтан улы Габделганиев һәм аның беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты директоры Рөстәм Рәфкать улы Сибгатуллин килүе көтелә.
Министр районның социаль-икътисади хәле, райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеге һәм җитештерү өлкәләре белән танышачак. Шул уңайдан ул Балтач һәм Чепья сельхозтехникасы оешмаларында, бистәдә “Тимерком” ширкәтендә, Карадуган авылында мебель җитештерү цехында булу планлаштырыла.
18 июльдә 14.00 сәг. «Бим-радиосында» туры эфирда Энҗе Мухаметгалиевасорауларга җавап бирәчәк. Ул бакча өйләрен һәм җирләрен теркәү буенча сорауларга җавап бирәчәк.
Районыбызда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Карары нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медальләре тапшыру чаралары үткәрелде. Бу медальгә Балтач районыннан 14 ветеран лаек булды. Аның чираттагысы бүген – 17 июль көнне оештырылды. Алан авылыннан - Гани Нәҗипов, Балтач бистәсеннән – Әгъләм Исхаков белән Фәтхрахман Хәбибрахманов, Таузар Иленнән – Мөдәрис Зәкиев истәлекле бүләкләрне зур дулкынлану белән кабул иттеләр, чөнки ветераннарыбыз күз алдыннан тормыш юллары, фидакарь хезмәтләре тагын бер кат чагылып үтте. Алар истәлекләре, тормыш хатирәләре белән уртаклаштылар.
18 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.