ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

16 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 17-22 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.


13
июль, 2018 ел
җомга

"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге Норма урта мәктәбенең "Романтик" җәйге лагерына йөрүче балалар белән  “Тәмәке тартуга каршы көрәш көне” уңаеннан  “Тормыш  начар гадәтләрдән башка” дигән исем астында стена газетасы чыгаруны һәм буклетлар ясауны оештырды. Мондый төр тематик чаралар тәрбияви яктан балаларга яхшы тәэсир итә, яшьләр арасындагы начар гадәтләрне булдырмау өчен профилактика эше булып тора.

 Әлеге чарада лагерьның начальнигы Э.Абдуллина, педагог-оргнизатор А.Галимҗанова, музыка җитәкчесе Ф.Кәримова һәм 100 бала катнашты. Актив катнашкан балаларга истәлек бүләкләре, “Форпост” үзәге исемннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

14 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.

12 июль көнне районның иҗтимагый Советы әгъзалары район җитәкчелеге белән капиталь ремонт бара торган объектларда кабаттан рейдларда булдылар. Балтач гимназиясендә һәм бистә үзәгендәге Нариман 43нче йорт адресы буенча  урнашкан күпфатирлы йортта барган капиталь ремонт эшләре белән таныштылар. Күчмә киңәшмә эшчәнлегендә район башлыгы ярдәмчесе,  районның коррупциягә каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Энҗе Гарипова, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров,  район төзелеш һәм архитектура, торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев әлеге объектларда булып, төзелеш эшләренә карата үз фикерләрен белдерделәр.

Сату-алу эшләрен башкарганчы Росреестрдан өзмә алырга киңэш ителә.Барлык сорауларга җавапны тәүлек буе эшләүче Росреестрның колл-центрыннан белеп булла 8-800-100-34-34.

Кемнеңдер бәлки бакча кишәрлекләре теркәмәгән ?  Теге яки бу сәбәпләр буенча теркәлмәгән бакча хокуклары буенча сорауларга аңлатма бирә Татарстан Росреестры  бүлеге башлыгы Энҗе Мухаметгалиева.

Билгеле булганча, хокукларны теркәү дәүләт акты нигезендә теркәлә. Әгәр ул югалган булса? Росреестр күчермәсен бирми, ләкин авыл советларыннан карарларын алып була.

Кабул итү вакыты:

Душәмбе- җомга 8.00 - 17.00 сәг. кадәр.

Төшке ял вакыты 12.00 - 12.45 сәг. кадәр.

Илебез тарихында Бөек Ватан сугышында яулаган  Бөек Җиңү - зур әһәмиятле урын били.

Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау - илебездә яшәүче һәркемнең олы бурычы. Шул максаттан, Отечество.ру  бүлегенең  «Белем бирү, мәдәни – агарту порталы"нда "Җиңү гаиләсе"  дип исемләнгән яңа проект барлыкка килде. 

Бу проектта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен  сезгә   http://www.ote4estvo.ru/index.php?do=new_register  сайтына теркәлергәһәм  рус телендә тарихи истәлекләрне  язып җибәрергә кирәк булачак. Сезнең язмалар  ( http://www.ote4estvo.ru/semya-pobedy/ ). басылачак.

Сугышта катнашкан бабайларыбызны без белергә, мәңге онытмаска, үзебездән соң килгән буынга түкми-чәчми тапшырырга тиеш! Темабызның актуальлеге әнә шуннан гыйбарәт.

Эзләнү эшенең максаты:

  • Эзләнү-тикшерү эшчәнлеген аңлау;
  • Буыннар арасындагы бәйләнешне өйрәнү;
  • Бөек Җиңүгә гаиләмнең керткән өлешен ачыклау.

Бурычлар:

  • Бөек Ватан сугышы турында белемнәрне тирәнәйтү;
  • Сугыш турында әти-әниләрдән, әби-бабайлардан сораштыру, мәгълумат туплау;
  • Сугыш чорындагы гаилә тарихын язу;
  • Дусларыма сугышта катнашкан ерак бабаларым турында сөйләү.

12
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

13 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с тизлегендәге җил булуы ихтимал.

Кайбер районнарда томан булуы мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International