Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе инициативасы белән 2018 елның 9 июлендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә “Күпфатирлы йортларда агымдагы төзелеш һәм капиталь ремонт эшләрен башкаруда коррупция куркынычы турында” дигән темага ВГТРК телеканалына тапшыру әзерләү өчен киңәшмә үтте.
Шушы көннәрдә "Факел" яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре СМУ спорт мәйданчыгында балалар өчен коррупциягә каршы баскетбол уены оештырды. Чарадан соң Балтач район башлыгының ярдәмчесе, районның коррупциягә каршы көрәш комиссисе сәркатибе Энҗе Фарит кызы Гарипова балалар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә үткәрде. Спорт уеннарында да гадел уйнарга кирәклеген аңлатты.
10 июль көнне 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче әбиләргә район җитәкчелеге Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау сәламнәрен җиткерде.
"Хыял" яшьләр үзәге Балтач урта мәктәбе каршында эшләп килүче җәйге лагерьга йөрүче балалар белән "Күңелле стартлар" дип аталган ярышлар үткәргән. Балаларның җәйге ялы күҗелле дә, файдалы да үтсен өчен үзәк хезмәткәрләре аларның күңелләрен күреп, берсеннән-берсе мавыктыргыч уеннар оештырган. балалар командаларга бүленеп ярышканнар.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча:
- 1 урында «Солнышко» командасы;
- 2 урында – «Ак Барс» командасы;
- 3 урында – «Кнопочки» командасы.
6 июль көнне районның "Хыял" яшьләр үзәге "Романтик" балалар лагерында «Бампербол» дип аталган күңелле уен оештырган. Әлеге уенда балалар бик теләп катнашканнар. Бу уенда ике кешедән торган ике команда үзара көч сынашкан. Соңгы нәтиҗәләр буенча:
- 1 урында –«105 км» командасы;
- 2 урында – «Реал Мадрид» командасы;
- 3 урында – «Рубин» командасы калды.
Арчада 30 июнь көнне Татарстан фермерларының беренче җәйге спартакиадасы үткәрелде. Анда Арча, Буа, Саба, Менделеевск, Балтач, Кукмара һәм Теләче районарыннан 7 команда катнашты. Алар көрәш, мини-футбол, волейбол, гер күтәрү, җиңел отлетика, дартс, озынлыкка сикерү, канат тарту төрләре буенча көч сынаштылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча беренче урында - Арча, икенчедә - Кукмара, өченчедә - Теләче районнары командалары.
10 июль көнне Дорга авыл китапханәсендә "Изгелек, ихтирам, дуслык" темасына әңгәмә уздырылды.
Бөрбаш авылында яшәүче Надия Хәйретдин кызы Хәйретдиновага 10 июль көнне 90 яшь тулды.
11 июльдә Республика территориясендә яшенле яңгыр һәм 15-20 м/с кадәр җил көтелә
11 һәм 19 июльдә 06 сәг. 00 мин. 24 сәг. 00 мин. кадәр Балтач районында газ, ремонт эшләре булу сәбәпле, бирүне туктатып тору планлаштырылган