"Балтач районы "Форпост" үзәге  балалар белән “Тормыш  начар гадәтләрдән башка” дигән чара үткәргән

2018 елның 13 июле, җомга

"Форпост" җәмәгать тәртибен саклау үзәге Норма урта мәктәбенең "Романтик" җәйге лагерына йөрүче балалар белән  “Тәмәке тартуга  каршы көрәш көне” уңаеннан  “Тормыш  начар гадәтләрдән башка” дигән исем астында стена газетасы чыгаруны һәм буклетлар ясауны оештырды. Мондый төр тематик чаралар тәрбияви яктан балаларга яхшы тәэсир итә, яшьләр арасындагы начар гадәтләрне булдырмау өчен профилактика эше булып тора.

 Әлеге чарада лагерьның начальнигы Э.Абдуллина, педагог-оргнизатор А.Галимҗанова, музыка җитәкчесе Ф.Кәримова һәм 100 бала катнашты. Актив катнашкан балаларга истәлек бүләкләре, “Форпост” үзәге исемннән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International