ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2018 ел
чәршәмбе

24нче июль көнне "Факел" хезмәткәрләре әлеге клубка йөрүче  яшүсмер балалар өчен  экологик тәрбия бирү максатыннан, поход оештырдылар. Балалар белән ял итәргә табигатькә чыгу - бу үзе бер вакыйга. Аларның  бу походтан алган тәэсирләре зур була, яңа дуслар табалар, танышалар. Шулай ук тәрбиячеләргә дә клубка йөрүче балалар белән аралашырга, аларны яңа яктан ачарга мөмкинлек туа. 

Балалар әлеге чарада бик теләп катнаштылар, алар өчен алдан махсус уен-сәяхәт оештырылды. Яшерелгән  серле тартманы эзләп табар өчен алар төрле бирем һәм сынауларны үтәргә тиеш булдылар. Билгеле маршрут аша үтеп, карта буенча  урман буйлап хәзинә эзләү балаларга бик ошады. Тәмле күчтәнәчләр тутырылган яшерелгән тартманы тапкач балалар бик куандылар. Бу поход балаларның күңелендә озак сакланыр.

 

 

 

 

 


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

Бүген – 24 июль көнне Балтачка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахманович Вәлиуллов килде. Балтач муниципаль район  башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән булган эшлекле сөйләшүдән соң Рөстәм Вәлиуллов район Советының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Аңа төрле социаль мөһим сораулар белән 4 граждан мөрәҗәгать итте. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары әлеге сорауларны язып алды һәм киләчәктә эш барышына алырга ышандырды.

Халыкны кабул итү тәмамланганнан соң Рөстәм Вәлиуллов район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов озатуында район социаль яклау бинасында булды. Алар компенсацияләр түләү бүлекчәсе,  “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук биредәге куркынычсызлык чаралары үтәлеше белән дә кызыксынды. Район социаль яклау хезмәтенең эшеннән канәгать булуын белдерде һәм бу бинаның үзәктә урнашуы халык өчен уңайлы булуын ассызыклады.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген - 23 июль көнне Балтач районының авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре арасында уракка төшәр алдыннан ел саен традицион рәвештә үткәрелә торган "Комбайннар парады" старт алды. 

Көннең беренче яртысын "Игенче", "Сорнай", "Алга" хуҗалыклары үз комбайннарын тәкъдим иттеләр. Ә көннең икенче яртысында комиссия әгъзалары "Татарстан", "Борбаш", Тимирязев исемендәге хуҗалыкларның  комбайннарына бәя бирде. 

Бүген "Игенче" - 6,  "Сорнай" - 4, "Алга" - 6,  "Татарстан" - 5, "Борбаш" - 4, Тимирязев исемендәге хуҗалык шулай ук 4 комбайнны парадка тәкъдим иткеән иде. Районда 20 хуҗалыкта барлыгы 93 комбайн исәптә. Уракка төшәр алдыннан аларның барысының да  эшкә әзерлекләре һәм төзеклеклекләре тикшерелә. 

19 июль көнне Балтач районының "Форпост" үзәге  балаларның "Романтик" сәламәтләндерү һәм ял лагеренда командалар арасында пневматик коралдан ату ярышы оештырган. 

2018нче елның 25-26 август көннәрендә башкалада зур масштаблы спорт чарасы булачак.  Казанда тагы бер кат Red Bull Air Race авиаярышлары узачак. Ярышлар Казансу акваториясендә үтәчәк. 

Бүген – 23 июль көнне  район Советының кече утырышлар залы нда Өченче чакырылыш Балтач  район Советы Президиумы утырышы булды.

Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Район Советының 24-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителде:

1. Балтач муниципаль районының агымдагы елның  беренче яртыеллыгында социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында.

2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елга, 2019-2020-нчы елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.

3.  Балтач  муниципаль районының  2018 елдагы 6 айлык  бюджет үтәлеше турында.

19 июль көнне "Хыял" яшьләр үзәге "Романтик" балалар лагерында "КараокеБатл"  оештырды. Әлеге музыкаль уенда ял итүче балалар бик теләп катнаштылар. 


20
июль, 2018 ел
җомга

21 июльдә Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгыр һәм 16 м/с тизлегендәге җил булуы көтелә. Иртән һәм кичен томан булуы ихтимал.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Пыжмара авылыннан Гөлзифа Әхмәдулла кызы Әхмәтҗанова 19 нче июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 

Росреестр хезмәтләре буенча колл-центрларга бушлай шалтыратып сорауларыгызны бирә аласыз, тел. 8-800-100-34-34. Бу хезмәттән  оператив рәвештә хәбәрләшеп була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International