ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 3 июнендә Татарстанга цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү туры киләчәк, аның кысаларында аналог эфир телетапшыруы тоташтырылачак. 

 

Электрон цифрлы имза белән расланган документ кәгазь документка эквивалент булып тора, шундый ук юридик көчкә ия һәм кәгазь белән беррәттән кабул ителергә тиеш.

31 гыйнвар көнне Балтачта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узачак.

2009 елдан Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» Региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Кадрлар резервы»  Республика яшьләр проектын үткәрә

Балаларны һәм яшьләрне тел мохитенә чумдыру максатыннан, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм балалар иҗат үзәкләрендә (дәресләрдә, озайтылган көн төркеме вакытында, өй  эшенең бер өлеше буларак)  «ШАЯН ТВ» телеканалының оригиналь программаларын һәм мультфильмнарын куллануыгыз сорала.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019елның 24 январендә Куныр авыл җирлегенең  Шода авылында  районның «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” исемле күчмә утырышы булды.

28 нче гыйнварда Шеңшеңәр авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Ф.Гәйнетдинов, җирлек депутатлары, авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре, җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, старосталар катнашты.

Балтач җирлегендә яшәүче Нәбиева Фәүзия Зариф кызына 29 январь көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Фиалка Закирова һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр

27 гыйнвар көнне Урта Көшкәт авыл китапханәсендә якташыбыз-язучы Г. С. Медведевның тууына 115 ел тулуга багышланган яшьләр өчен «Туган як язучысы» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

28 гыйнвар көнне Чепья авыл мәдәният йортында, Балтач мәдәният үзәгенең "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы катнашында, Ленинградны фашистлардан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган "Йөрәк хәтер саклый" дип исемләнгән концерт булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International