31 гыйнвар көнне Балтачта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының күчмә утырышы узачак. Бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов оештырган очрашу барышында эшкуарлар хакимият органнары җитәкчеләренә актуаль сораулар бирә, бизнес алып бару барышында барлыкка килгән проблемаларны билгели алачаклар.
Балтачта хакимият органнарының беренче затларының эшкуарлык бергәлеге белән күчмә очрашуы узачак. Эшкуарлык советы утырышы спикерлары сыйфатында чыгыш ясаячаклар:
Тимур Нагуманов, ТР бизнес-омбудсмены
Ренат Тимерҗанов, ТР буенча баш федераль инспектор;
Рамил Нотфуллин, Балтач районы башлыгы
Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Икътисад министрлыгы вәкилләре.
Чара 14: 30 сәгатьтә Ленин урамы, 52 нче йорт адресы буенча мәдәният йортында узачак. Эшкуарларны теркәү 14: 00 сәгатьтә башлана.