Чепья авыл мәдәният йортында "Йөрәк хәтер саклый" дип исемләнгән концерт булып узды.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

28 гыйнвар көнне Чепья авыл мәдәният йортында, Балтач мәдәният үзәгенең "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы катнашында, Ленинградны фашистлардан азат итүгә 75 ел тулуга багышланган "Йөрәк хәтер саклый" дип исемләнгән концерт булып узды. Тамашачылар алдында шулай ук Михайлова Е. П. җитәкчелегендә «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле, Арбор авыл мәдәният йорты солисты Хәбибуллина Әклимә чыгыш ясады. Рамазанов Р. һәм Ишмурзина Т. җитәкчелегендәге мәдәният үзәгенең бию коллективы үзенең матур биюләре белән сөендерде. Шулай ук концерт дәвамында блокада турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International