2019елның 24 январендә Куныр авыл җирлегенең Шода авылында районның «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” исемле күчмә утырышы булды. Утырышта эшләнгән эшләр һәм алда торган бурычлар турында сөйләшенде. Кул эшләреннән күргәзмә, татар халык ризыклары белән чәй оештырылды.