"Шаян ТВ" телеканалына син дә кушыл!

2019 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән  2018 елның 12 ноябрендә тәүлек буе эшли торган " ШАЯН ТВ» телеканалы эшли башлады, аның максаты-республика территориясендә һәм аннан читтә яшәүче балалар өчен татар телендә белем бирү киңлеген булдыру.

Балаларны һәм яшьләрне тел мохитенә чумдыру максатыннан, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм балалар иҗат үзәкләрендә (дәресләрдә, озайтылган көн төркеме вакытында, өй  эшенең бер өлеше буларак)  «ШАЯН ТВ» телеканалының оригиналь программаларын һәм мультфильмнарын куллануыгыз сорала.

Шул ук вакытта «ШАЯН ТВ» телеканалы балаларны телетапшыруларны оештыру процессына максималь рәвештә кушу мөмкинлеге дә каралган, бу аларга яңа белемнәр һәм күнекмәләр алырга, туган телне белү сыйфатын арттырырга, шулай ук телеканал контентын булдыру өчен ярдәм итәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, телеканал  программаларында Татарстан Республикасының барлык шәһәр һәм районнарыннан талантлы укучыларны, балалар бакчаларын, балалар иҗат үзәкләрен (татар телен белүче) җәлеп итү планлаштырыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International