ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

14 февраль көнне Шубан авыл китапханәсе  Шубан авыл мәдәният йорты белән берлектә Гашыйклар көнендә «Мең күзләр арасыннан» исемле конкурс- уен чарасы оештырды.

15 февральдә татар халкы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Чепья авыл китапханәчесе шул уңайдан "Наз" тернәкләндерү үзәгендә урнашкан күчмә китапханәдә "Гомерем минем моңлы бер җыр иде" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

2019 елның 7 февралендә Казан Кремлендә "Яңа Гасыр трибунасы" телетапшыруын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру киңәшмәсе узды. Программаның чираттагы чыгарылышын республикада яшь кешеләрне шәхси сыйфатлар һәм талантлар нигезендә карьера баскычы буенча танытуга ярдәм итүче программалар һәм конкурслар гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышлау планлаштырыла.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 18 февральдә төнлә һәм көндез актив төньяк атлантик циклон чыгу сәбәпле, 19 февральдә төнлә һава шартлары сизелерлек начарланачак.


15
февраль, 2019 ел
җомга

"Иҗатымда күңел җылылыгы"әдәби кичә

Балтач мәдәният үзәгендә " Әфганстан – минем язмышымда "дип исемләнгән тематик кичә узды. Чарада Әфган сугышы ветераннары, 10 сыйныф укучылары катнашты.

14 февраль  көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә  “Куркынычсыз Рунет” атналыгы кысаларында «Балалар һәм Интернет» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде.

2019нчы елның 14 февраленда район тарихында беренче тапкыр «Гаилә-ул бик мөһим!” дип исемләнгән күп балалы гаиләләр Фестивале үтте

14 февраль көнне Кече Лызи мәдәният йортында отчет җыелышы булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Мухин С. А. 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында хисап белән, полициянең участок уполномоченные Төхфәтуллин Р. Р. җирлектә җинаятьчелек торышы турындагы хисап белән чыгыш ясады.

Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Чепья авыл җирлеге хезмәткәрләре интернациональ бурычны үтәгәндә һәлак булган Гильванов Тәлгать Гозәир улының туганнары белән очраштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International