Балтач муниципаль районы мәдәният учакларында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга багышланган бердәм тематик көн узды. Балтач мәдәният үзәгендә " Әфганстан – минем язмышымда "дип исемләнгән тематик кичә узды. Чарада Әфган сугышы ветераннары, 10 сыйныф укучылары катнашты. Чараны алып баручылар Әфган сугышы тарихын искә төшерделәр. Шулай ук тематик презентация дә әзерләнгән иде. Әфган сугышы ветераннары исеменнән Гатиятуллин Д. чыгыш ясады. Балтач мәдәният үзәгендә шөгелләнүче балалар һәм белгечләр тарафыннан дулкынландыргыч җырлар яңгырады. Очрашу беркемне дә битараф калдырмады. Без һәлак булган сугышчы-интернационалистларны һәрвакыт искә алабыз.