"Иҗатымда күңел җылылыгы" әдәби кичә

2019 елның 15 феврале, җомга

15 февраль көнне үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 3 А, 3 в сыйныфы укучылары белән татар балалар язучысы Роза Хафизованың иҗатына багышланган " " Иҗатымда күңел җылылыгы" дип аталган әдәби кичә узды. Кичәдә балалар язучының биографиясе, иҗаты турында тыңладылар, китап күргәзмәсенә куелган китаплары белән таныштылар. Кичәнең ахырында балалар язучы апаның пьесасы буенча әзерләнгән театральләштерелгән күренеш күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International