«Балалар һәм Интернет» - китапханә дәресе

2019 елның 15 феврале, җомга

14 февраль  көнне Көшкәтбаш авыл китапханәсендә  “Куркынычсыз Рунет” атналыгы кысаларында «Балалар һәм Интернет» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Чараның максаты укучыларны  интернеттан дөрес  һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәтү. Укучылар үзләре турында интернет аша берниниди дә мәгълүмат бирмәскә кирәклеген төшенделәр. Яңа дуслары барлыкка килсә  әти-әниләр белән киңәшләшү кирәген аңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарада 7 укучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International